Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алсу Галимова: «САФ» балалар радиосының үз студиясе булса иде дип телим
«САФ» балалар интернет-радиосы координаторы һәм мөхәррире Алсу Галимова радионың еллык нәтиҗәләрен ясап, радионың үз студиясе булуын теләвен әйтте.
«Радиобызның иҗат төркеменә ышанганыгыз һәм аерым бер проектларда терәк булганыгыз өчен чиксез рәхмәт! Бу бик кирәк! Киләсе очрашуыбыз үзебезнең яңа студиядә булсын дип телик. «САФ» татарча беренче балалар интернет-радиосы аваз салганга 2,5 ел булды. Энтузиазмда эшләгән радио өчен бу аз түгелдер. Әлеге вакыт дәвамында радионың уникаль тыңлаучылар саны бөтен дөнья буенча 36 меңнән артты. Эшчәнлегебездә санга омтылу булмаса да, үзенә күрә бу бер күрсәткеч булып тора», – диде ул чыгышында нәтиҗә ясап.
Алсу Галимова «САФ балачак» проекты турында аерым әйтеп үтте. «Татарстан Рәисе ярдәме белән сайтыбызда «САФ балачак» сәхифәсе булдырылды. «САФ балачак» ул – балалар, әти-әни, укытучы, тәрбияче һәм барлык татар телен яратучылар, татар дөньясы белән кызыксынучылар өчен татар телендә терәк гамәли материаллар. Аналитик мәгълүматларга караганда, бу сәхифәнең тәмен тоючылар – кулланучылар арта бара. Алай да, бүгенге чарада хөрмәтле каләм ияләре катнашуын да исәпкә алып, бу сәхифәне ассызыклыйсым килә», – диде ул.
«САФ» балалар интернет-радиосы координаторы һәм мөхәррире «Балалар әдәбияты», «балалар өчен медиа», «балалар өчен уеннар һәм шөгыльләр», «әти-әниләргә» кебек бүлекләрне билгеләп үтте. «Бу сәхифәдә иң сөендергәне – аның даими тулыландырылуы. Бу сәхифә – хәзинә!» – диде ул.
Радио эшчәнлегеннән тыш аерым проектлар гамәлгә куела: «САФ әдәбият», «САФ сөйләм», «САФ музыка», «САФ һавада», «САФ дулкын», «САФ балачак».
«Бүгенге вазгыятьтән чыгып сөйләгәндә, бу шактый мөһим. Тыңлаучыларыбыз белән танышу, бүгенге яшьләрне күзаллау, алар белән бергә иҗат итү көн сулышын тоемларга ярдәм итә. Һәм радиобызның фондын да уникаль, яңа материал белән тулыландырырга ярдәм итә. Хәрәкәттә яшибез. Мисал өчен, «Татарча диктант» кысаларында радио киңлекләрендә беренче тапкыр яшүсмерләр өчен мәйданчык булдырылды, Марсель Әхмәдуллин Әмирхан Еникиның «Гөләндәм туташ» хикәясеннән өзек укыган иде», – диде Алсу Галимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз