news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимур Сөләйманов: Клячкин шифаханәсе бинасын бизәячәк хаталы язулы проектлар төзәтеләчәк

Тимур Сөләйманов: Клячкин шифаханәсе бинасын бизәячәк хаталы язулы проектлар төзәтеләчәк
Салават Камалетдинов

«Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәте бинасында оешманың җитәкчесе Тимур Сөләйманов инициативасы белән «Габдулла Тукай хәзер нинди булыр иде икән?» темасына дизайн эшләре – артлар тәкъдим иттеләр. Җиңгән эшләр арасында татарча хаталы язылган рәсемнәр дә бар иде. Тимур Сөләйманов хаталы язулы эшләр төзәтеләчәк, дип ышандырды.

Анна Савинова проекты. Текстта хаталар бар

«Сайлап алынган эшләр камилләштереләчәк, төзәтеләчәк. Бу эшләр продукт булырлык түгел, әлегә бу – көчле, матур инициативалар гына. Без проект авторлары белән эшләүне дәвам итәчәкбез», – диде «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә Тимур Сөләйманов.

Аның әйтүенчә, конкурста катнашкан проектлар авторлары – Габдулла Тукайның иҗатына гашыйк булган кешеләр.

«Аларның кызыксынулары бар. Татарча белмиләр, ләкин тартылалар. аның максаты да шул – бүгенге заман яшьләрен җәлеп итү. Татар балаларын гына түгел, ә гомумән. Бу – дәрәҗә, шул дәрәҗәгә яшьләр тартылырга тиеш. Хаталар белән булса да, тартылалар. Иң мөһиме – язсыннар, килсеннәр генә. Безнең эшебез шул – аларның инициативасын профессионал команда белән тәртипкә салып, матур, заманча итеп ясау», - дип аңлатты ул.

Алёна Хәбибуллина проекты

«Алдынгылар хәрәкәте» җитәкчесе концепция әзер булгач, аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка тәкъдим итәчәген әйтте. «Яшь дизайнерлар, рәссамнар белән киңәшләштек. Планлаштыру процессын дәвам итәбез. Яшьләрдә булган идеяләрне кулланып, концепция әзерлибез. Җәйгә таба берничә эшлекле семинар үткәрәбез дә, концепция әзер булачак», - диде ул.

  • Хәрәкәтнең җитәкчесе Тимур Сөләйманов, Клячкин хастаханәсендә Габдулла Тукай үлгән палатага яңа сулыш өрү максатыннан, яшь дизайнерлар ярдәме белән шәһәрдәге яңа иҗтимагый киңлек тудырылачагын әйткән иде. Тәкъдим ителгән артлар Тукай бүлмәсе-музеен бизәүдә кулланылачак. «Яңа иҗтимагый киңлек шагыйрьнең иҗатына, глобаль яктан караганда, әдәбият һәм милли мәдәнияткә багышланган, артлардан күргәзмә ясалачак, ә иң яхшы эшләр яңа мерчка (логотиплы продукция) нигез булачак», диелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100