news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимур Сөләйманов Клячкин хастаханәсендәге Тукай бүлмәсе халыкка ачылачак дип вәгъдә итте

Тимур Сөләйманов Клячкин хастаханәсендәге Тукай бүлмәсе халыкка ачылачак дип вәгъдә итте

Клячкин хастаханәсендәге Габдулла Тукай вафат булган палата төзекләндереләчәк һәм халык йөри ала торган ачык мәйданчыкка әйләнәчәк, диде «Алдынгылар хәрәкәте» («Движение первых») илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов.

«Сакланачак кына түгел, яңартырга да телибез. Без - Тукайның варислары, бу - без көч ала торган урын. Бүлмәне иҗтимагый пространство итеп ясарга телибез. 23-24 апрельдә, яшь архитекторларны, дизайнерларны чакырып, семинар уздырырга телибез. Аннары проектын ясап, шушы бүлмә нигезендә заманча да, тарихи да, мәдәни дә үзәк булдырырга телибез», - диде Тимур Сөләйманов «Татар-информ» журналистына.

  • Островский урамы 11 йортта урнашкан Клячкин хастаханәсе - төбәк дәрәҗәсендәге архитектура һәйкәле. 1913 елның 15 апрелендә бу хастаханәдәге палаталарның берсендә Габдулла Тукай вафат була. Бу бинада булган Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы палатаны мөмкин кадәр тарихилыгын саклады. Анда алдан язылып керергә мөмкин иде. 2022 ел азагында министрлык яңа бинага күченде, 2023 елның гыйнвар азагында бу тарихи бинага «Алдынгылар хәрәкәте» килде.

Тимур Сөләйманов әйтүенчә, якшәмбе, 23 апрель 16.00 сәгатьтә бу бинада Тукай палатасына кагылышлы семинар узачак. Анда Тукай иҗатына битараф булмаган һәркем килә ала. 24 апрельдә исә проектлар белән танышу була.

Әлегә палатага маршрут, экскурсия форматында килергә мөмкин. «Без киләчәктә бүлмәгә иркен рәвештә керү мөмкинлеге булдырырга телибез. Министрлык булгач, ул рәсми бина иде. Без исә беренче катны теләгән һәркем өчен ачык итәргә телибез. Кем тели, шул килә алачак», - диде Тимур Сөләйманов.

Ул яңарту вакытында бинаның тарихилыгы югалмаячак дип ышандырды. Бүлмәне дә дә, аның тирәсендәге мәйданчыкны да Тукай исеме белән бәйләргә телибез, диде Тимур Сөләйманов. «Хәрәкәтнең 12 юнәлеше бар. Без 13нче юнәлешне булдырдык - ул туган телләр юнәлеше. Без гомумән эшчәнлекне шушы кыйммәтләргә таянып алып барабыз. Аның нигезендә Тукай исеме, әлбәттә», - диде ул.

Тимур Сөләйманов «Татар-информ» журналистының «Болгар номерлары язмышын кабатламасын өчен, палатаны Тукай музее карамагына тапшыруга ничек карыйсыз?» дигән соравы белән килешмәвен әйтте.

«Тукай исеме яшәргә, хәрәкәттә булырга тиеш. Бер бүлмәне музейга тапшыру ул нәрсә бирә? Бу - тарихи бина, аны элек министрлык саклап торды. Хәзер безнең идея Татарстан Рәисе белән дә сөйләшенде, килешенде. Саклау түгел, анда тормыш кайнарга тиеш. Яшьләр хәрәкәте анда булуы Тукай исемен яшьләргә яңа хәрәкәт аша тагын да кадерлерәк итәр дип уйлыйм», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100