news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимур Сөләйманов: Бөтен гаиләбез белән «СалаваTik»ларны чын күңелдән яратабыз

Тимур Сөләйманов: Бөтен гаиләбез белән «СалаваTik»ларны чын күңелдән яратабыз
Солтан Исхаков

«Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәте бинасында оешманың җитәкчесе Тимур Сөләйманов «СалаваTik»лар проектын гаиләсе белән яратып каравын әйтте.

«Бөтен гаиләбез белән «СалаваTik»ларны яратабыз. «СалаваTik»лар балаларыбызга бик күп бәхет, шатлык бүләк итә. Безнең балалар «СалаваTik»лар белән бергә үсә. Тыңлыйлар, кушылып җырлыйлар, бииләр. Хәтта шундый ук костюмнар сатып алып, шуларны киеп, өйдә чыгыш ясыйлар. Бер-берсенә «СалаваTik»ларның исемнәрен кушып, уйныйлар. Аларны балалар якын күрә. Клипларда махсус эффектлар юк һәм ул анда кирәкми дә. Чөнки бу проект бик гади», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, «Алдынгылар хәрәкәте» дә бу проектка кушылган. «Чөнки әлеге проект безнең кыйммәтләргә йөз процент тәңгәл. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Алдынгылар хәрәкәте» балалар бакчаларында балалар белән эшли башларга тиеш, дигән бурыч та куйды. Шуңа күрә хәзер 60 балалар бакчасында «Алдынгылар хәрәкәте»нең методик үзәген булдырабыз. Балалар өчен көндәлекләр дә әзерлибез. «Алдынгылар хәрәкәте»ндә 12 юнәлеш бар, көндәлек һәр аерым юнәлеш буенча әзерләнә. Мәсәлән, әкият тәкъдим ителә, әкияттән соң бала ябыштыргычлар, стикерлар кулланып, биремнәрне үтәргә тиеш була. Балаларны төрле форматта кызыксындырырга тырышабыз», - ди ул.

«Безнең төп юнәлеш - балаларга үсеш кичерергә ярдәм итә торган кыйммәтләрне булдыру. Шулай ук, «Алдынгылар хәрәкәте»нең үз символын, түштамганы да уйлап таптылар, ул - Ак барс баласы. Без аларны балаларга бүләк итәчәкбез. «СалаваTik»лар «Алдынгылар хәрәкәте» катнашында тагын да кызыклырак булыр дип уйлыйм. Балалар өчен яңа мөмкинлекләр булыр дип өметләнәм», - диде Тимур Сөләйманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100