Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тимур Нагуманов Инстаграмда Әлмәтнең яңа ел бизәлешен күрсәтте
Район башлыгы Әлмәттә яшәүчеләрдән бәйрәмнәргә планнары турында сорашты.
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов үзенең Инстаграм битендә шәһәрнең истәлекле урыннары төшерелгән видео урнаштырды һәм Яңа ел бәйрәмнәрендә халыкның планнары турында сораштыру урнаштырды.
«Яңа елга нинди планнарыгыз бар? Шушы видео астында идеяләр белән уртаклашыгыз, әйдәгез шәһәрне бәйрәм кәефе белән тулыландырыйк!» — дип язган Тимур Нагуманов.
Видеороликта иллюминация белән шәһәр локацияләре, шулай ук Әлмәт җәмәгать транспорты бизәлгәне күренә.
Район башлыгының битенә язылучылар идеяне хуплады һәм Яңа елга планнары белән актив бүлешә башлады. «Безнең чыршы мәйданчыкларында балалар белән күбрәк йөрергә», «Йокы туйдырырга», «Яңа елны гаилә, ата-аналар белән бергә каршы алырга», «Бәхетле булу», — дип язганнар Нагуманов постына шәрехләрдә.
Посмотреть эту публикацию в InstagramПубликация от Timur Nagumanov (@nagumanovtd)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз