news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов, шимбә көнне эшләп, 31 декабрьдә ял итү тәкъдимен кертте

Татарстан Президенты инстаграмдагы сәхифәсендә 31 декабрьдә ял итү турында тавыш бирүне башлап җибәрде.

Рөстәм Миңнеханов, шимбә көнне эшләп, 31 декабрьдә ял итү тәкъдимен кертте
tatarstan.ru

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына 31 декабрьдә ял итү өчен, шимбә көнне, 28 декабрьдә, эшләргә тәкъдим итте. Шулай итеп шимбә көндәге ялны сишәмбе, 31 декабрьгә, күчерү турында фикер алышу башланды. Бу мәсьәлә буенча тавыш бирүне республика җитәкчесе үзенең инстаграмдагы сәхифәсендә башлап җибәрде.

«31 декабрьне ял көне итәргә кирәк, дип миңа да күп язалар. Әмма ул чакта шимбә көнне, 28 декабрьдә, эшкә чыгарга туры киләчәк. Шуның буенча тавыш бирегез, уйларбыз», — дип язды Рөстәм Миңнеханов.

Беренчеләрдән булып Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин тавыш бирде. «Шимбә көнне - эшкә», - дип язган ул посттагы комментарийларда.

Элегрәк Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова республикада ял көнен игълан итү икътисади яктан отышлы түгел, әмма республика хакимияте эш көнен күчерү турындагы тәкъдимнәрне караячак, дип хәбәр иткән иде.

31 декабрьне ял көне итү турындагы тәкъдимнәр Россия Президенты Владимир Путинга да килде. Декабрьнең соңгы көнен ял көне итеп игълан итү турындагы сорау Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет утырышында катнашучыларның берсеннән яңгырады. Дәүләт башлыгы Яңа елга кадәр вакыт аз калды, әмма ул кергән тәкъдимне һичшиксез караячагын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100