news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тимур Нагуманов Әлмәт районы администрациясендә битлек режимы кертте

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов битлек режимын кертү турында боерык имзалады. Аның нигезендә, барлык җирле үзидарә органнары һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрнең хезмәткәрләре битлеклектән йөрергә тиеш. Аерым алганда, мэрия хезмәткәрләре битлекләрне киңәшмәләр уздырганда һәм гражданнарны кабул итү вакытында файдаланырга тиеш.

Битлек режимы эпидемиологик хәл начарлану сәбәпле кире кертелде, диелә документта. Ул имзаланган көннән соң үз көченә керде.

Исегезгә төшерәбез, узган ял көннәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эпидемиологик хәл начараю фонында хезмәт коллективларында битлек режимын кертергә тәкъдим иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot