news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов хезмәт коллективларында битлек режимын кертергә кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирус инфекциясен профилактикалау эшләрен көчәйтергә өндәде. Бу кирәк, чөнки соңгы атнада республикада Covid-19 белән авыручылар күрсәткече 32 процентка артты, дип белдерде ул Министрлар Кабинетында киңәшмәдә.

ТР Президенты фикеренчә, кабат вакцинация буенча эшне активлаштыру мөһим, эпидемия вазгыяте киеренкеләнүен көтәргә кирәкми. Бу турыда ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хезмәт коллективларында, мәгариф оешмаларында һәм социаль өлкәнең башка учреждениеләрендә санитар эпидемиология таләпләрен төгәл үтәүне тәэмин итәргә кирәк», - диде ул.

Вируска каршы нормаларны үтәү буенча Кытай Халык Республикасын үрнәк итеп китерде. «Кытайга карагыз. Бу санитария таләпләрен үтәү һәм халык белән эшләүне оештыру буенча иң дисциплиналы ил», - диде республика Президенты. Авыручыларның артуын исәпкә алып, ул хезмәт коллективларында, оешмаларда һәм барлык милек рәвешендәге учреждениеләрдә битлек режимы кертергә тәкъдим итте.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) авыручылар санының артуын сезонлылык белән бәйле булуын әйтте. Вирусларның таралуы нигездә җәй ахырына һәм көзге-кышкы айларга туры килә. Шул ук вакытта ведомствода коронавирусның аермалы билгесе булган ис югалту хәзер бик сирәк очрый, диделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100