news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тимур Кадыйров Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры итеп билгеләнде

Тимур Кадыйров Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры итеп билгеләнде
Фото: «Татар-информ»

ТР халыклары Яшьләр ассамблеясы рәисе, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Кадыйров «Татарстан Халыклар дуслыгы йорты» дәүләт бюджет учреждениесе директоры итеп билгеләнде. Шул хактагы боерыкка кул куелган инде, Кадыйров бүгенге көннән әлеге вазифага керешә, дип раслады «Татар-информ» агентлыгына үз чыганаклары.

Искәртеп узабыз, август башында ТР Халыклар дуслыгы йортының элеккеге директоры Ирек Шәриповның үз вазифасыннан китүе билгеле булган иде. «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында ул яңа эшкә күчү сәбәпле үз вазифасыннан китүен раслады, әмма нинди эшкә икәнен әйтмәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot