news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек Шәрипов Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры вазифасыннан китү сәбәбен әйтте

Ирек Шәрипов Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры вазифасыннан китү сәбәбен әйтте
"Татар-информ" архивы

Ирек Шәрипов Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры вазифасыннан үз теләге белән киткән – Татарстан Мәдәният министрлыгының рәсми аңлатмасы шундый.

Ирек Шәрипов «Татар-информ» хәбәрчесенә эштән китүен яңа эш урынына күчү белән аңлата. Аның яңа эш урыны билгеле түгел.

«Татар-информ»га үз чыганаклары аша билгеле булганча, Татарстан Халыклар дуслыгы йортын кем җитәкләячәге дә хәл ителмәгән.

Ирек Шәрипов Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры вазифасыннан киткән, дип алдарак язган идек.

  • Ирек Шәрипов Татарстан Халыклар дуслыгы йортын 2012 елдан бирле җитәкләде. Ул милли сәясәткә кагылышлы мәсьәләләрдә экспертлар составына керүче белгеч.
  • 2014-2019 елларда Татарстан Дәүләт Советы депутаты иде.
  • Татарстан Халыклар дуслыгы йорты соңгы елларда төрле федераль проектлар буенча актив эш алып барды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100