news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирек Шәрипов Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры вазифасыннан киткән

Ирек Шәрипов Татарстан Халыклар дуслыгы йортын 2012 елдан бирле җитәкләгән.

Ирек Шәрипов Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры вазифасыннан киткән
"Татар-информ" архивы

29 июльдә Ирек Шәрипов Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры вазифасыннан киткән.

«29 июльдә приказ чыкты. Ирек Илдусович дүшәмбедән эшкә килмәде. Әлегә директор вазифаларын аның урынбасары башкара», - дип хәбәр иттеләр Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директорының кабул итү бүлмәсендә «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ирек Шәриповның нинди вазифага китүе әлегә билгеле түгел.

  • Шәрипов Ирек Илдусович 1969 елның 15 ноябрендә Әгерҗе районы Кырынды авылында туган. Казан дәүләт университетында журналист белгечлеге алган.
  • Ирек Шәрипов Татарстан Халыклар дуслыгы йортын 2012 елдан бирле җитәкләгән.
news_right_1
news_right_2
news_bot