Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тимергали хәзрәт Юлдашев: Хәрәм ризыкны хәләл дип ашаткан кеше берьюлы өч гөнаһ эшли
«Кеше башка берәүгә ярамаган ризык ашатып, аны авыр хәлдә калдыра. Бу бик куркыныч. Андый гөнаһлардан ерак булырга кирәк», — ди Казанның «Саләх» мәчете имам-хатыйбы.
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Хәрәм саналган ризыкны хәләл дип башка берәүгә ашаткан кеше берьюлы өч гөнаһ эшли, ди Казанның «Саләх» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев.
«Беренчедән, ул үзенә зур гөнаһ — ялган ала. Икенчедән, ул үзе хәрәм ашаган булып санала. Ягъни гөнаһы үзе хәрәм ризык ашаган кадәр килә. Өченчедән, бу алдау гына түгел, ә хыянәт кылу була. Ул башка кешегә ярамаган ризык ашатып, аны авыр хәлдә калдырды. Бу бик куркыныч. Андый гөнаһлардан ерак булырга кирәк», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Элегрәк Тимергали хәзрәт Юлдашевның җанисәп вакытында һәр кеше үз милләтендә калырга тиеш, дигән фикере турында язган идек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз