news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимергали хәзрәт Юлдашев җанисәп турында: Үз милләтебездә калыйк

«Милләт, нәселне кеше түгел, Аллаһы Тәгалә сайлый», — ди Казанның «Саләх» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев.

Тимергали хәзрәт Юлдашев җанисәп турында: Үз милләтебездә калыйк
Владимир Васильев

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Җанисәп вакытында һәр кеше үз милләтендә калырга тиеш, диде Казанның «Саләх» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев.

«Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында баланы уллыкка, яисә кызлыкка алу һәм аңа үз исемеңне бирү булган. Ләкин Аллаһы Тәгалә моны тыйган, һәрбер бала әтисенең исеме белән булырга һәм үз милләте белән яшәргә тиеш, дигән. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә татар, башкорт, яисә рус булырга насыйп иткән икән, үз милләтебездә калыйк. Башка милләткә, башка ата-бабаларга күчәргә кирәкми», — диде ул.

«Аллаһы Тәгалә бу җир йөзенә һәрберебезне төрле кавем, төрле милләт вәкиле һәм төрле төстә итеп яралткан, „Иң хәерлегез — миңа тәкъвалы булганыгыз“, дигән. „Әлһәмдүлилләһ, без — татар, башкорт, яисә башка милләт вәкиле“, дип әйтергә кирәк. Чөнки моны Аллаһы Тәгалә насыйп иткән. Без милләтне дә, нәселне дә сайламыйбыз», — дип «Татар-информ» хәбәрчесе белән уртаклашты Тимергали хәзрәт.

Элегрәк «Татар-информ» Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимовның Башкортстандагы татар авылларында яшәүчеләрне җанисәп вакытында рәсми рәвештә башка милләт итеп теркәүләре турындагы фикерен язган иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100