news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тикшерү комитеты: Алты яшьлек баланы күршесе елгада батырып үтергән

Тикшерү ачыклаганча, 23 яшьлек ир-ат психиатрда исәптә тора.

Тикшерү комитеты: Алты яшьлек баланы күршесе елгада батырып үтергән
"Актаныш-информ"

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда алты яшьлек баланы күрше ир-аты суда батырып үтергән. Алар икесе бергә велосипедта йөрергә киткән булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү фаразы буенча, 30 май төнендә малай күршедә яши торган 23 яшьлек ир-ат белән велосипедта йөрергә киткән. Бу ир-ат моңарчы хөкем ителгән булган. Бераз йөргәннән соң ир-атның су коенасы килгән. Ул баланы да аның белән буада су керергә мәҗбүр иткән. Шуннан соң ул малайны батырып үтергән, ә мәетен куаклар арасына яшергән.

Ир-ат оперативникларга мәетне кая яшергәнен сөйләгән. «Кече яшьтәге баланы үтерү» маддәсе нигезендә эш кузгатылган.

«Татар-информ» кичә иртән Актаныш районында алты яшьлек малай мәете табылганын хәбәр иткән иде. Шимбә көнне, 30 майда, төнге сәгать уникенче яртыда ир бала исерек хәлдәге 23 яшьлек күршесе белән велосипедта йөрергә киткән. Соңрак күрше ир-аты ялгыз әйләнеп кайткан. Иртән малайның әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100