news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 6 яшьлек малай мәетен тапканнар

Җинаять эше кузгатылган, аны тикшерүне прокуратура контрольдә тота.

(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Татарстанда 6 яшьлек малайны үле килеш тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Бүген иртән Актаныш районы полициясенә бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ул 6 яшьлек улы югалуы хакында хәбәр итә. Малайны эзләү нәтиҗәсендә башта Актаныш буалары янындагы дамбаның яр буе зонасында — баланың киемнәрен, ә сулыктан ун метр читтә, куаклык арасында мәетен табып алганнар.

Җинаять эше кузгатылган, аны тикшерүне прокуратура контрольдә тота. Хәзерге вакытта фаҗига булган урынны тикшерүдә район прокуроры Рамил Әскәров та катнаша.

Агентлыкка билгеле булганча, кичә уникенче яртыда малай исерек хәлдәге ир-ат белән велосипедта йөрергә чыгып киткән. Бу ир-ат аларның күршесе, ул моңа кадәр хөкем ителгән кеше. Шуннан соң баланы күрүче булмаган, ир-ат үзе генә кайткан.

Агентлык мәгълүматлары буенча, бала суга тончыгып үлгән. Ул су коенырга уйлагандыр, мөгаен. Күршесе аның мәетен куаклыкка ташлап, китеп барган. Хәзер фаҗиганең барлык сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклаячак.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков күрсәтмәсе белән, Актаныш районы прокуратурасы балигъ булмаган балалар арасында хокук бозу очракларын кисәтү системасын тикшерә башлады. Хәерге вакытта фаҗига булган урынны җентекләп карыйлар. Күзәтчелек органы баланың ата-анасының тәрбияләүгә бәйле вазифаларын тиешенчә үтәү буенча гамәлләренә бәя бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100