news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедән Алмаз Фәсхетдинов: Авыл хуҗалыгы продукциясенә бәянең түбән булуы борчый

Теләчедән Алмаз Фәсхетдинов: Авыл хуҗалыгы продукциясенә бәянең түбән булуы борчый
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Теләче муниципаль районының «Алан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Фәсхетдинов Теләче районы Советының киңәйтелгән утырышында доклад белән чыгыш ясады.

«Уңышлар белән беррәттән кыенлыклар да юк түгел. Бүгенге көндә безне авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр түбән булу, без куллана торган запас частьләр, ягулык, төзелеш материалларына бәяләрнең кискен артуы соңгы елларда барлыкка килгән кадрлар кытлыгы борчый», - диде ул чыгышында.

Утырышта Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан министрлары һ.б. катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot