news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әсгать Сәфәров: Теләчедә эш сөючән, тырыш халык яши

Әсгать Сәфәров: Теләчедә эш сөючән, тырыш халык яши
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров Теләче районы Советының киңәйтелгән утырышында катнашты һәм районның социаль-икътисади нәтиҗәләре белән танышты.

«Бүген район казанышлары белән танышып чыктык. Бер сүз белән әйткәндә, Теләчедә эш сөючән, тырыш халык яши. Район башлыгы исә – республикада зур эш тәҗрибәсе булган лаеклы җитәкче. Хакимият башлыгының эше югары бәяләнә. Рәхмәт сезгә», - диде ул.

Аның әйтүенчә, Теләче районы республиканың социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертә.

«Районда еш булмыйм, әмма районның ничек барлыкка килүен, барысы да кайдан башланганын, карарлар кабул ителгәнен хәтерлим. Ул вакытта районда пычрак, асфальт салынмаган, шартлар юк иде. Хәтта Саба районы белән берләштереп кую турында да сүзләр булды, чөнки акча юк, заманасы авыр иде. Ләкин бүген Теләчене күреп, күңел шатланды», - дип сөйләде Әсгать Сәфәров.

Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Теләче районы халкына бүләкләр тапшырды.

  • «Һөнәри эшчәнлектәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карповага «Фидакяр хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале;
  • Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, хезмәт ветераны Габделбәр Мөхәммәтгалиевка «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале;

  • Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә, халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Теләче үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең участок табиб-педиатры Ләйлә Шакировага «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» дигән мактаулы исем;

  • Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм җирле үзидарә үсешенә керткән өлеше өчен Теләче муниципаль районы Үзәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котниковка Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хаты;

  • Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм җирле үзидарәне үстерүгә өлеш кертүе өчен Теләче муниципаль районының Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллинга Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте хаты;

  • Агросәнәгать комплексында күпьеллык намуслы хезмәте өчен, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Теләче районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Идарәсенең кадрлар белән эшләү буенча консультанты Ләйсән Хәкимуллинага Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы;
  • Сайлауларны оештыру һәм үткәрүдәге казанышлары өчен, Теләче районы Территориаль сайлау комиссиясе секретаре Айгөл Гыйниятуллинага Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең «Сайлауларны оештырудагы казанышлары өчен» Мактау билгесе бирелде.

  • Волонтерлык хәрәкәтендә актив катнашканнары, махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм җиткерүдә зур булышлык күрсәткәннәре өчен Фәнил Әхмәтвәлиевка һәм Ирек Әхмәтвәлиевка Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесенең Рәхмәте белдерелде.

  • Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында республика конкурсының «Төньяк зона буенча торак пунктларда үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм Яңа ел чараларын үткәрү» номинациясендә II урынны алган Теләче муниципаль районының Баландыш авыл җирлеге бүләкләнде.

Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100