news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов: Авыл кешеләренең яртысы актер булды

Теләчедә «Алмаш» дигән яңа сериал тешөрә башладылар.

Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов: Авыл кешеләренең яртысы актер булды
Салават Камалетдинов

Теләче районында ТНВ «Алмаш» сериалын төшерә башлады. Район башлыгы Нәҗип Хаҗипов сүзләренчә, эпизодик рольләрдә өч авыл җирлеге халкы катнаша.

«20 серияле сериалны төшерәбез. Бүгенгесе көндә без аны 40, 100 серияле итәргә дә әзер. Районда, гомумән республикада күрсәтергә, төшерергә мөмкинлекләр бар. Бу сериалны өч авыл җирлегендә төшеребез. Анда яшәгән кешеләрнең яртысыннан артыгы артист булып бетте», – ди ул.

«Алмаш» сериалының режиссеры Алмаз Әкбәров сүзләренчә, авыл халкы өчен махсус кастинг оештырылган. «Сериалда актерларга образга керергә туры килсә, авыл халкына бары тик үзе булырга кирәк», – ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot