news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сценарий авторы Альберт Шакиров «Алмаш» сериалын Теләчедә төшерүнең сәбәбен аңлатты

Заманча авылның иң үрнәк вариантын күрсәтергә кирәк дип уйладык, ди ул.

Сценарий авторы Альберт Шакиров «Алмаш» сериалын Теләчедә төшерүнең сәбәбен аңлатты
Салават Камалетдинов

Яңа төшереләчәк «Алмаш» сериалының сценарий авторы Альберт Шакиров төшерү урыны итеп Теләче районы сайлап алынуның сәбәбен аңлатты.

«Сериалны төшерү өчен заманча терлекчелек комплексы булган авыл кирәк иде. Заманча авылның иң үрнәк вариантын күрсәтергә кирәк дип уйладык. Иң үрнәге шушы дип сайладык. Теләче, Саба ягы буласы билгеле иде. Монда этнографияне күрсәтергә музей да бар, логистика да якын», – диде ул.

Аның сүзләренчә, сериал районның берничә авылында төшереләчәк. Ул район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның ярдәм итүен дә ассызыклады.

«Район башлыгы бик теләп каршы алды. «Нәрсә кирәген әйтегез, бөтенесен дә табып бирәбез», – диде. Чыннан да тракторын да, велосипедын, мотоциклын да табып бирделәр. «Килегез», – дип торганда, әлбәттә, монда килдек», – ди Альберт Шакиров.

Бүген ТНВ «Алмаш» сериалын төшерә башлады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100