Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тел галиме татар телендәге элмә такталарда очраган иң еш хаталарны атады
«Игътибарсызлык яки ваемсызлык аркасында җибәрелгән, сүзләрне дөрес кулланмау белән бәйле лексик хаталар бар», - диде Рифат Мирхаев.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты гомуми тел белеме бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Рифат Мирхаев Татарстанда татар телендәге элмә такталарда киткән лексик, грамматик һәм орфографик хаталарны әйтте.
«Барлык төр хаталарны да очратырга мөмкин: лексик, грамматик, орфографик хаталарны әйтеп китәргә кирәк. Гади игътибарсызлык яки ваемсызлык аркасында җибәрелгән хаталар бар. Мәсәлән, татар телендә кулланыла торган «ә», «ү», «җ» һ.б. шундый хәрефләрнең язылышы белән бәйле хаталар», - диде ул «Татар-информ»да үткән матбугат очрашуында.
Галим икенче төр хаталар итеп грамматик хаталарны атады. Рифат Мирхаев фикеренчә, моны татар теле өлкәсендә лингвистик компетенцияләрнең җитмәве белән аңлатып була.
«Мисал өчен, республикадагы оешмалар, учреждение исемнәренең бирелешендәге хаталар. Татар теленең кагыйдәсе, нормасы буенча баштан оешманың исеме бирелә, аннан соң гына аның юридик статусын ачыклап килә торган «акционерлык җәмгыяте», «җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять», «муниципаль учреждение» кебек сүзтезмәләр бирелә. Безгә килгән мөрәҗәгатьләрдә нәкъ киресе күзәтелә», - ди ул.
Рифат Мирхаев сүзләрне дөрес кулланмау белән бәйле лексик хаталарны да атады. «Мәсәлән, рус телендәге «больница» сүзен татарчага тәрҗемә иткәндә берничә сүз кулланалар: хастаханә, шифаханә, дәваханә. Әлеге сүзләрнең барысының да кулланылыш өлкәсе бар. Сүзләрне сайлап алганда игътибарлырак булу сорала», - диде галим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз