news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ким Миңнуллин: Милли республикаларда элмә тактадагы хаталар мәсьәләсен күтәрү кирәк

«Гасырлар дәвамында аерым дәүләт формалашу, алфавитлар алыштыру язма мәгълүматны формалаштырганда авырлыклар китереп чыгара», - диде галим.

Ким Миңнуллин: Милли республикаларда элмә тактадагы хаталар мәсьәләсен күтәрү кирәк
Рамил Гали

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин фикеренчә, туган телгә тәрҗемә ителмәгән язуларның, элмә такталардагы хаталар мәсьәләсе башка милли республикаларда да күтәрелергә тиеш.

«Барлык милли республикалар бер юнәлештә эшләсә, федераль органнарга карата аерым мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләрне дә файдалана алыр идек. Әйтик, телләр законы һ.б. Тормыш күпкә катлаулырак, гасырлар дәвамында аерым дәүләт формалашу, алфавитлар алыштыру - болар барысы да географик атамаларда, язма мәгълүматны формалаштырганда авырлыклар китереп чыгара», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Ким Миңнуллин элмә такталардагы хаталарны алга таба булдырмау өчен система булырга тиешлеген әйтте.

«Татарстанның 15 районында актив рәвештә хаталы язулар табыла. Калган районнарга активистлар барып җитмәгән, ягъни ул районнарда да хаталар бар. Узган ел уннан артык районга барып кайттык. Татар районнарында да, катнаш милләтләр яшәгән районнарда да хаталар күзәтелә. Бу системаның тиешле дәрәҗәдә куелмавы турында сөйли», - диде ул.

Галим әйтүенчә, Татарстанның мәдәният министрлыгы истәлек такталарын ясатканчы Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына мөрәҗәгать итә. «Безнең институтның мөһере сугылмаса министрлык алга таба документларны расламый. Барлык истәлек такталарындагы язмалар безнең аша уза. Республикада менә шундый системаны булдырган очракта гына әлеге мәсьәләгә дөрес якын килә алабыз», - дип саный ул.

Ким Миңнуллин алга таба яңа торак пунктларына исем биргәндә, урам исемнәрен документлаштырганда хаталар җибәрмәскә кирәклеген искәртте. «Вак-төяк язуларны тикшерүне сорап безгә мөрәҗәгать итәләр. Бу мәсьәләне без генә хәл итәбез икән, моның камилләшүе булмаячак. Бу хаталар көннән-көн кабатланып тора, меңләп элмә такта искерә, оешмаларның яңалары барлыкка килә тора, бу бертуктаусыз процесс», - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100