Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сәрия Сабурская: Татар телендәге элмә такталарда хаталар вакытында төзәтелми
«Башкарма комитет һәм муниципаль берәмлекләр безнең мөрәҗәгатьне озак карый һәм вакытында башкармый», - диде кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская республикада татар теленә тәрҗемә ителмәгән язуларның, элмә такталардагы хаталарның вакытында төзәтелмәвен әйтте.
«Без мөрәҗәгатьләрне элмә такталардагы хаталар төзәтелгәнчегә кадәр күз уңында тотабыз. Кызганыч, хаталар үз вакытында төзәтелми. Башкарма комитет һәм муниципаль берәмлекләр безнең мөрәҗәгатьне озак карый һәм вакытында башкармый»- диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында
Сәрия Сабурская берничә мисал китерде. «Мәсәлән, Бөгелмә муниципаль районының Ленин урамындагы 14 йорт адресындагы бер офисның элмә тактасындагы язуны тәрҗемә итүне сорадык. 79 көн узды, алар бу проблеманы әле дә хәл итмәгән», - ди ул.
Гөлназ дигән кулланучы Алабуганың Мәрҗани урамындагы бер офисның элмә тактасында хатаны табып, мөрәҗәгать җибәргән булган һәм дөрес вариантны тәкъдим иткән. «Бу мөрәҗәгать узган елның сентябрендә килгән иде, ул әлегәчә хәл ителмәгән», - диде вәкил.
Ярослав дигән кулланучы Казанның Әмирхан урамы 10 йорт бинасында юл күрсәткечнең татар теленә тәрҗемә ителмәвен һәм инглиз телендәге тәрҗемә тексты хата белән язылуын әйткән булган.
«Сәбәбен алар акча җитмәү белән бәйләп аңлата. Бюджеттан кайчан акча бүлеп бирәләр - шунда гына төзәтәләр», - диде Сәрия Сабурская.
- Татарстанда татар телендәге элмә такталарда иң күп хата табу буенча бәйге татар телен саклау һәм таныту, халыкның игътибарын элмә һәм мәгълүмати такта, топографик тамга, юл күрсәткечләре һәм торак йортларның игълан такталарындагы хаталарга җәлеп итү максатында уздырыла.
- Катнашу өчен ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә яки «Халык контроле» мобиль кушымтасыннан файдаланырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз