news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тел галиме: Ельцин «кислородны» ачмаган булса, без бу дәрәҗәгә ирешә алмый идек

«Татарстанның суверенлыгы – зур казаныш», - диде Фираз Харисов.

Тел галиме: Ельцин «кислородны» ачмаган булса, без бу дәрәҗәгә ирешә алмый идек
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте

Педагогика фәннәре докторы, татар теле белеме кафедрасы профессоры, татар теленнән дәреслекләр авторы Фираз Харисов фикеренчә, Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин суверенлык бирмәгән булса, тел өлкәсендә зур дәрәҗәгә ирешеп булмас иде.

«1990 ел башында Казан гөрләде. Митинг, демонстрацияләр булды. Ельцин бабаебыз: «Берите суверенитет, сколько проглотите», - дип әйтергә мәҗбүр булды. Шул вакытта Борис Ельцин безгә «кислородны» ачкан булмаса, без бу дәрәҗәгә ирешә алмый идек», - диде ул юбилей кичәсендә.

Фираз Харисов Татарстанның суверенлыгын зур казаныш дип саный. «Минтимер Шәрипович куркып калмады, ул шушы эшчәнлекне күтәреп алып, Мәскәүгә җиткерергә тырышты. Килешүләр төзелде һ.б. Җиңел булмады. Башка республикаларда да шундый хәрәкәт башланды. Күрәсең, шушы хәрәкәт Россия җитәкчелеген 1991 елда Россия халыклары телләре турындагы законны кабул итәргә мәҗбүр иткәндер», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100