news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

КФУда дәреслекләр авторы һәм профессор Фираз Харисовның 70 яшьлек юбилей кичәсе узды

«Ул иң нәтиҗәле, сыйфатлы эшләүче дусларыбызның берсе. Бүгенге көндә дә безнең өчен, яшьләр өчен үрнәк булып тора», - диде Рәдиф Җамалетдинов.

КФУда дәреслекләр авторы һәм профессор Фираз Харисовның 70 яшьлек юбилей кичәсе узды
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте

КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә педагогика фәннәре докторы, татар теле белеме кафедрасы профессоры, татар теленнән дәреслекләр авторы Фираз Харисовның 70 яшьлек юбилеена багышланган очрашу узды.

«Фираз абыйның исемен әйтү белән сыйфат билгесе күз алдына килә. Ул иң нәтиҗәле, сыйфатлы эшләүче дусларыбызның берсе. Бүгенге көндә дә безнең өчен, яшьләр өчен үрнәк булып тора. Киләчәктә дә аны студентларыбыз янында күрәсебез килә», - диде Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов һәм КФУ җитәкчелеге исеменнән Рәхмәт хатын тапшырды.

Татарстан мәгариф министры урынбасары Минзәлия Закирова барлык чыгарылыш укучылары, студентлар исеменнән Фираз Харисовка рәхмәтен әйтте. «Бергәләп милли мәгариф, укытучылар әзерләү эшен алып барабыз. Сезнең куйган хезмәтегез бәяләп бетергесез. 30 елдан артык Сез татар теле һәм әдәбияты олимпиадасының жюри рәисе», - диде ул һәм юбилярны «Мактаулы остаз» билгесе белән бүләкләде.

Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов Фираз Харисовның шәкерте булган. «Фираз Фахразович зачеттан «автомат» куйды. Билге куяр алдыннан минем тарихчы булырга теләгәнне белеп алды. «Татар теле өлкәсенә дә егетләр кирәк», - дип, озак кына сөйләште, татар теле юнәлешеннән китәргә тәкъдим итте. Һәм шулай килеп чыкты да», - диде ул.

Академик Рүзәл Йосыпов Фираз Харисовны студент вакытыннан ук белүен әйтте. «Без 40 елга якын бергә эшләдек. Соңгы арада да аралашып, киңәшләшеп торабыз. Ул уңган кеше. Бик намуслы, укытучы һөнәренә фидакяр. Аңа Мәскәү университетының фәлсәфә факультетына укырга керергә юллама биргән булганнар. Ә ул Казан Педагогика университетына керә, тугры кала», - диде профессор.

«Фираз Харисов Харисовлар гаиләсенең әтисе булды. Ул дүрт балалы гаиләдән, иң олысы – Фираз Фахразович. Дүрт егетнең берсе өч егет өчен әти. Университетта укыды, энеләрен китерде, укытты. Фираз Фахразовичның сүзе энеләре өчен әти сүзе иде», - ди КФУ доценты Роза Асылгәрәева. КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов аның «туган җанлы» кеше булуын әйтте.

Башкортстанның Яңавыл районы башлыгы рәисе Илдар Маликов сүзләренчә, Харисовлар гаиләсе Яңавыл районында аерым урын алып тора. «Нәсел агачларының тамырлары бик тирән, ботаклары югары үрелгән. Нәселләрендә тормыш юлын балаларны тәрбияләү, укытуга багышланган кешеләр дә күп. Фираз Фахразович халкыбызны татар теленә өйрәтүгә күп көч салган шәхесебез», - дип билгеләп үтте ул.

Фираз Харисовның бертуган энеләре – педагогика фәннәре кандидаты Хәмит Харисов, 1997 – 2004 елларда Татарстанның мәгариф һәм фән министры булып эшләгән Фарис Харисов та килгән иде. «Ул безнең гаиләнең көзгесе. Мондый абый булуына горурланабыз. Ул һәрвакыт безне кайгыртты, дөрес киңәшләр бирде. Әти киткәч, абый әти урынында калды. Чулпан апа белән гаиләгез безнең өчен үрнәк, - диделәр.

«Әткәй-әнкәем белән горурланам. Дүрт егет үстерделәр, белем алырга өндәделәр. Безне олы тормыш юлына чыгару өчен бик тырыштылар. Тормышымда булган һәр мизгелгә рәхмәтлемен. Әле дә ярый татар теле белеме, әдәбият, тюркология кафедралары бар, безгә бергә дус-тату эшлибез. Бүгенге шартларда тел, мәдәниятне үстерү җиңел түгел. Ихлас күңелемнән бергә булган һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм», - диде Фираз Харисов.

  • Харисов Фираз Фахраз улы — галим-педагог. Педагогика фәннәре докторы (2001), профессор (2004). Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2007), Татарстанның атказанган укытучысы (2001), Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2004). Каюм Насыйри исемендәге бүләк лауреаты (1998).
  • Урта белемне Яңавыл шәһәренең 1-нче мәктәбендә ала. 1969 елдан авыл мәктәбендә эшли. 1978 елда Казан педагогия институтын тәмамлаган. 1978 елдан Казан педагогия институтында эшли, ВЛКСМ комитеты секретаре урынбасары була. 1987 елдан Татар гуманитар-педагогия университетында бүлек мөдире, 1991-2011 елларда укыту-тәрбия эшләре буенча проректор, шул ук вакытта 2001-2009 елларда татар теле һәм мәдәниятара бәйләнешләр кафедрасы мөдире була.
  • 2011 елдан Казан федераль университетында укыта: гыйльми-белем татаристика, төркият һәм этномәдәни белем бирү үзәге җитәкчесе урынбасары, 2012-2015 елларда татар теле һәм уку методикасы кафедрасы мөдире вазифаларын үти. 500дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән укыту-методик әсбаплар, сүзлекләр, программалар авторы.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100