news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә “Безнең хыялларда Мәрҗани күләгәсе” китап күргәзмәсе ачылды

Күргәзмә Иске Җөри авылы китапханәсендә Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан куелды.

Теләчедә “Безнең хыялларда Мәрҗани күләгәсе” китап күргәзмәсе ачылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ"). Теләче муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, кичә, 16 январь көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә, Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан “Безнең хыялларда Мәрҗани күләгәсе” исеме астында китап күргәзмәсе куелды.



Шиһабетдин Мәрҗани – мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор, күпкырлы шәхес.

Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм.

Теләче районы хәбәрәнде әйтелгәнчә, күргәзмәдә Шиһабетдин Мәрҗани турында газета-журналларда басылып чыккан мәгълүмәтләр урын алган.

"Татар-информ" сайтында "Мәрҗани милли тарих турында татарча язган беренче галим - Нияз Сабиров" дигән исем астында язма басылган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot