ҺАВА ТОРЫШЫ -22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
IV Төрки яшьләр фестивале делегатлары актерлык серләренә төшенде
Туган тел көне Әтнәнең Бәрәскә авылында - театр бәйрәменә, авыл бәйрәменә әйләнде
Татарстан “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясенә кушылды
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда 69 китап әзерләп чыгарылган
22 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татар дөньясы

Мәрҗани милли тарих турында татарча язган беренче галим - Нияз Сабиров

17 гыйнвар 2018, 09:18 , Фото: Салават Камалетдинов

Мәрҗани милли тарих турында татарча язган беренче галим - Нияз Сабиров “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” хезмәтендә Мәрҗани Идел Болгарстанының оешуы, халкы турында бәян итә.

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татарстан Милли китапханәсенең Зур уку залында, татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, рухани, педагог, этнограф Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818–1889) тууына 200 ел тулуга багышланган, “Татар дөньясының мәрҗәне” дигән китап күргәзмәсе эшли башлады. Бу хакта Татарстан Милли китапханәсе хезмәткәрләре хәбәр итә.

“Шиһабетдин Мәрҗани – галим-энциклопедист, күпкырлы шәхес, төпле тирән белемле, татар халкы язмышында якты эз калдырган шәхес. Ул татар, төрки телләреннән тыш, гарәп, фарсы телләрен камил белгән. Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә язган. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм. Аларда фәлсәфә һәм илаһият тәгълиматы проблемалары, тарих һәм мәдәният мәсьәләләре киң яктыртылган”, ди проект авторлары.

Муфтий РТ почтил память Ш. Марджани на Ново - татарском кладбище

“Ш.Мәрҗани - милли тарих турында татарча язган беренче галим, - диде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров. – Гомумән, Мәрҗани ана телен бозып сөйләгән кешеләрне тәнкыйтьләгән. Бер мәҗлестә Шиһабетдин хәзрәткә: “Вареньедән авыз итегез”, - дигәч, ул: “Дөрес әйтмәдегез, “варенье” түгел, кайнатма дип әйтегез!” – дигән”.

Китап күргәзмәсендә Шиһабетдин Мәрҗанинең “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” исемле хезмәте аерым урын алып тора. Ике томнан торган бу әсәр татар телендә язылган. Аның беренче томы Казанда ике мәртәбә – 1885 нче һәм 1897 нче елларда нәшер ителә; ә икенче томы 1900 нче елда дөнья күрә. Галимнең бу китабында Идел Болгарстанының дәүләт буларак оешуы яктыртыла, аның халкына этник һәм мәдәни яктан бәя бирелә; бу халыкның тормыш шартлары карала, анда хакимлек иткән иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни-идеологик мөнәсәбәтләр тасвирлана.

“Нәзурәтел-хакк” (Казан, 1870) исемле гарәп телендә язылган хезмәтендә Мәрҗани фәлсәфәгә һәм илаһият тәгълиматына кагылышлы мәсьәләләр күтәрә һәм аларга һәрьяклап анализ ясый, чынбарлыктагы процессларны фәнни яктан аңлауга юл яра.

Мәгърифәтчебезнең “Җамалетдин Дәвани хашиясенә Мәрҗани хашиясе” (Истанбул, 1873), “Һазә китабе хөлиятел-мөсәллә” (Казан, 1873), “Бәркел вәмид китабы” (Казан, 1890) һәм башка хезмәтләре белән әлеге күргәзмәдә танышырга мөмкин, дип яза китапханәнең рәсми сайты.

Шулай ук биредә, “Аң”, “Шура” журналларында Шиһабетдин Мәрҗанигә багышлап төрле елларда басылган мәкаләләр белән бергә, аның турындагы әдәбият та урын алган.

Ш.Мәрҗани хезмәтләреннән торган күргәзмә 1 апрельгә кадәр эшләячәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр