news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тел белгече: Сөйләмнәрнең күптөрлелеге татар теленең байлыгын күрсәтә

Аерым төркем кешеләр диалектларны фәнни яссылыктан чыгарып, үз файдаларына куллана, ди филология фәннәре кандидаты.

Тел белгече: Сөйләмнәрнең күптөрлелеге татар теленең байлыгын күрсәтә
Солтан Исхаков

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Мирасханә» Язма һәм музыкаль мирас үзәге директоры, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров фикеренчә, диалектларның күп булуы татар теленең байлыгын күрсәтә.

«Диалектология дигән фән бар, бу — галимнәр өйрәнә торган әйбер. Әмма аерым төркемнәр аны фәнни яссылыктан алып, башка яссылыкка чыгарып, үз файдаларына кулланалар. Русларда да бар диалектлар. Әмма берәү дә аларны бүлми. Миңа калса, диалектларыбызның күп булуы, киресенчә, татар халкының, татар теленең байлыгын күрсәтеп тора», — диде ул «Татар-информ»да журналистлар белән очрашуда.

Элегрәк Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикология һәм диалектология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Алинә Хөсәенова Себер татарлары диалектында башкорт элементлары булмавын әйтте

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100