news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимә: Себер татарлары сөйләмендә башкорт элементлары юк

Тел белгече Себер татарлары диалектын башкорт теле дип атауны инкарь итте.

Галимә: Себер татарлары сөйләмендә башкорт элементлары юк
Солтан Исхаков

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикология һәм диалектология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Алинә Хөсәенова Себер татарлары диалектында башкорт элементлары булмавын әйтте.

«Диалект татар теленә карый икән, анда татар теленең төп төш элементлары булырга тиеш. Бу Себер татарларның тел үзенчәлекләре академик Вильгельм Радловтан башлап, төрле хезмәтләрдә, күпсанлы диалекталь сүзлекләрдә чагылган. Анда татар теленең төш элементлары бар. Себер татарлары диалектын башкорт теле дип санаган кешеләргә „Анда башкорт теленең төш элементлары бармы соң?“ — дигән сорау туа», — диде ул.

«Татар-информ»да матбугат очрашуын алып баручы: «Бармы соң?» — дип сорагач, Алинә Хөсәенова «Юк» дип җавап кайтарды.

  • Элегрәк Себер татарларының үзләрен татар халкыннан аерып карамавын язган идек.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100