Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тавыш биргәннән соң, Путинга барлык сайлаучыларга бирелә торган бүләкләр тапшырылды
Россия Президенты Владимир Путин РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашты.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путинга, тавыш биргәннән соң, барлык сайлаучыларга да тиешле булган бүләк җыелмасын бирделәр. Бу хакта РИА Новостига сайлау участогында хәбәр иттеләр.
Чәршәмбе көнне Путин Россия Фәннәр академиясендә 2151нче сайлау участогында РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде.
«Әйе, аңа барлык сайлаучыларга да бирелгән кебек, тиешленең барысын да бирделәр», — дип хәбәр итте участок хезмәткәре, Президентка приз алу өчен билет бирделәрме, дигән сорауга җавап биреп.
Тавыш биргәннән соң, мәскәүлеләр ручка, значок, беләзек, календарь һәм » Миллион призлар» программасы билеты кергән җыелма ала. Анда товарларга һәм хезмәтләргә түләү өчен сертификат отарга мөмкин.
РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү 22 апрельгә билгеләнгән иде, ләкин аннан соң ул илдә коронавирус эпидемиясе аркасында кичектерелде. Соңрак РФ Президенты Владимир Путин яңа тавыш бирү датасы — 1 июль турындагы указга кул куйды. Эпидемиологик хәлне һәм халыкның куркынычсызлыгын исәпкә алу зарурилыгы аркасында, россиялеләр 25 июньнән 1 июльгә кадәр тавыш бирә алачак, дигән карар кабул ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз