news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирде

Россия Президенты Россия Фәннәр академиясендә урнашкан сайлау участогында булды.

Владимир Путин Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирде
http://kremlin.ru

(Казан, 1 июль, «Татар-информ») Россия Президенты Владимир Путин илнең төп законына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча Бөтенроссия тавыш бирүдә катнашты. Бу хакта «Sputnik» радиосы хәбәр итә.

«Дәүләт башлыгы чәршәмбе көнне Россия Фәннәр академиясендә 2151нче сайлау участогына килде. Ул анда, традиция буенча, төрле дәрәҗәдәге сайлау кампанияләре барышында тавыш бирә», — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Элегрәк РФ Президенты ил гражданнарына мөрәҗәгать итеп, Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча үзләренең фикерен белдерергә чакырды. «Сезне, кадерле дуслар, үз сүзегезне әйтүегезне сорыйм. Сезнең һәрберегезнең тавышы — иң мөһиме», — дип ассызыклаган иде Путин.

1 июль РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүләренең төп көне булып тора. Татарстанда 30 июнь киченә кадәрге вакытка 2 миллионнан артык кеше тавыш биргән, бу сайлаучыларның гомуми санының 69,8 процентын тәшкил итә. Республикада барлыгы 2,9 млн граждан ихтыяр белдерү хокукына ия.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100