news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татьяна Голикова Skills Passport документының әһәмиятен аңлатты

Россиядә 200ләп эш бирүче оешма Skills Passport, ягъни "күнекмәләр паспортын" документ буларак таныган.

Татьяна Голикова Skills Passport документының әһәмиятен аңлатты
tatarstan.ru

(Казан, 23 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары, WorldSkills Kazan-2019 чемпионатын оештыру комитеты рәисе Татьяна Голикова Skills Passport документының әһәмиятен билгеләп үтте. Бу хакта ул бүген “Казан-Экспо” үзәгендә WorldSkills конференциясе пленар утырышында ясаган чыгышында әйтте.

“Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында, без күнекмәләр формаларын киңәйтәбез. Кешедәге һөнәри компетенцияләр Skills Passport белән раслана. Бу кешенең нинди эш күнекмәләрен белүе турындагы резюмесы дисәң дә була. Ул осталыгын ярышларда яки Worldskills күрсәтмә имтиханында күрсәтә ала”, - диде Голикова. Аның фикеренчә, шул рәвешле кешеләргә гадел мөмкинлекләр тудырыла.

Татьяна Голикова Россиядә 200ләп эш бирүче оешма Skills Passport, ягъни "күнекмәләр паспортын" документ сыйфатында таныганын әйтте.

“Бүген 93 мең кеше шундый паспортка ия. Моны безнең оешмалар җитди бәяләде, 200 оешма күрсәтмә имтиханны һәм Skills Passport документын рәсми тануы турында килешү төзеде. Минемчә, бу бик мөһим”, - дип белдерде Татьяна Голикова.

  • Казанда WorldSkills дөнья чемпионаты 56 компетенция буенча 22-27 августта уза. Осталыкта көч сынашырга 63 ил һәм регионнан 1300дән артык катнашучы килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100