ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татьяна Голикова бер һөнәр белән генә яшәү - иске алым дип саный

23 август 2019, 11:52 , Фото: Владимир Васильев

Татьяна Голикова бер һөнәр белән генә яшәү - иске алым дип саный "Кешенең бөтен потенциалына ихтыяҗ булырга тиеш", - ди ул.

(Казан, 23 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Россия Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары, WorldSkills чемпионатын оештыру комитеты рәисе Татьяна Голикова фикеренчә, бер һөнәр белән генә яшәү бүген артта калган алым. Бу хакта ул Казан-Экспо"да WoldSkills конференциясе пленар утырышында әйтте.

"Киләчәк икътисадына күчеш кеше потенциалын гел ачып торуны таләп итә. Әти-әниләр "һөнәр сайлау мәңгелеккә" дип әйтә иде. Бәхеткә, дөнья үзгәрә. Бер генә һөнәр - бүген иске алым. Бүгенге дөнья кешедән тиз күнекмәләрне, тиз фикерләүне, белемне гел яңартып торуны сорый", - ди Голикова.

Аның сүзләренчә, тикшеренү мәгълүматлары буенча, бүген хезмәткәрләрнең 23 проценты, ә бәяләмәләр буенча бу 1,3 млрд кеше, үз күнекмәләренә туры килмәгән эш башкара.

"Безгә бу тенденцияне җиңү бик мөһим. Кешенең бөтен потенциалына ихтыяҗ булырга тиеш. Бу тикшеренүләр дөньяда уку дәвамлылыгы соңгы 30 елда 2,5 тапкыр артканын күрсәтә. Дүрт еллык бюджет белеме бәясе соңгы утыз елда өч тапкыр арткан", - диде Татьяна Голикова.

Аның фикеренчә, Россия, башка илләр кебек үк, хезмәт базарында квалификациягә җитәрлек дәрәҗәдә җавап бирмәү проблемасы белән очрашты. "Без хәзер төп юнәлешләр буенча барабыз. Хезмәткәрләрнең сәләте, хезмәт базарында кирәкле күнекмәләре, эшчеләрнең хезмәт базарында адаптациясенә мотивация, хезмәт базары мөмкинлекләренең үтемлелеге", - ди ул.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10