Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татьяна Голикова Россиядә коронавирустан үлү күрсәткеченең түбән булуын әйтте
Хәзерге вакытта дөньяда яңа типтагы коронавирустан үлүчеләр саны арта бара.
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Россия Федерациясенең вице-премьеры Татьяна Голикова илдәге санитар-эпидемиологик вәзгыять турында төбәкләр белән киңәшмәдә Россиядә Covid-19 авыруыннан үлүчеләр саны бөтен дөнья белән чагыштырганда җиде тапкыр кимрәк булуын белдерде. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
«Инфекция йоктыручылар арасында пневмониянең 25 проценттан 20,6 процентка кимүе, авыру башланган көннән хастаханәгә урнаштыруга кадәр вакыт дәвамлыгының тугыз тапкыр кимүе, үсеш темпының 2,6 күрсәткечендә булуы Россиядә үлүчеләр санының түбән күрсәткечтә булуына мөмкинлек бирде. Бөтен ил белән чагыштырганда бүген Россиядә үлүчеләр саны 7,4 тапкыр кимрәк», — дип әйтте Татьяна Голикова.
Голикова сүзләренчә, Россиядә клиник симптомнарсыз авыручыларның күрсәткече 4,5 процент.
Гомумән алганда, дөньяда хәзерге вакытта коронавирустан үлүчеләр саны арта. Инфекция инде 185 илдә таралган. Голикова күрсәткечләрне март башы белән чагыштырды: «Апрель ахырына үлүчеләр саны 3,5 тапкыр артты һәм 10 майда 6,8 процентны тәшкил итте», — дип өстәде вице-премьер.
«Бу, кызганычка каршы, тагын бер кат ассызыклыйм инфекциянең клиник формаларының катлаулануын дәлилли. Һәм, бәлки, Владимир Владимирович [Путин], сез бүген сөйләгәнчә, авыруларны актив ачыклау өчен эшнең җитмәвен», — ди ул.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы РФ Президенты Владимир Путинның эшләми торган көннәр чоры тәмамлануын игълан итүен хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз