news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин 12 майдан Россиядә эшләми торган көннәр чоры тәмамлануын игълан итте

Эпидемия тулысынча төгәлләнгәнче, гомуми санитар таләпләр сакланачак һәм өстәмә куркынычсызлык чаралары күреләчәк.

Владимир Путин 12 майдан Россиядә эшләми торган көннәр чоры тәмамлануын игълан итте
Илнар Төхбәтов

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). 12 майдан Россиядә Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле кертелгән эшләми торган көннәр чоры тәмамлана. Бу хакта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин гражданнарга коронавирус вазгыяте белән бәйле мөрәҗәгатендә белдерде.

«Иртәгәдән бөтен ил һәм икътисадның барлык тармаклары өчен эшләми торган көннәр чоры тәмамлана, әмма эпидемия белән көрәш дәвам итәчәк», — дип хәбәр итте Путин.

Аның сүзләренчә, вазгыять чагыштырмача уңай һәм авыру йоктыру очраклары аз булган территорияләрдә дә кискен булып кала. «Эпидемиянең яңа дулкынына юл куярга ярамый», — дип өстәде дәүләт башлыгы.

Президент билгеләп үткәнчә, чикләү режимыннан чыгу тиз генә булмаячак. Эпидемия тулысынча тәмамлануга кадәр гомуми санитар таләпләрне дә, өстәмә куркынычсызлык чараларын да үтәп барырга кирәк.

«Моннан тыш, ил буенча массакүләм чаралар үткәрү әлегә мөмкин хәл түгел», — дип йомгаклады Владимир Путин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100