Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татспиртпром» гендиректоры стадионнарда сыра сатуны хуплый
Ирек Миңнәхмәтов футболда сыра сатуны тыюны кичектерү яклы.
(Чистай, 8 август, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). «Татспиртпром» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия футбол стадионнарында сыра сатарга рөхсәт итү инициативасын хуплады.
“Футбол буенча дөнья чемпионаты сыра сатуның зыяны булмавын, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмавын күрсәтте. Ни өчен рөхсәт итмәскә?” - диде Миңнәхмәтов.
«Татспиртпром» җитәкчесе сүзләренчә, спорт объектларында алкоголь куллану тыелган очракта да кайбер кешеләр чикләүдән качу җаен таба. Әмма хәзер мәгълүматлар базасы бар. Әгәр кеше бер тапкыр җәмәгать тәртибен бозган һәм стадионда артыгын эчкән икән, икенче тапкыр аны анда кертмәячәкләр.
«Без алкоголь кулланырга агитация ясамыйбыз. Моннан тыш, безнең ассортиментта алкогольсез эчемлек тә бар», - дип билгеләп үтте Миңнәхмәтов.
Алдан Татарстан Президенты Россия Президенты Владимир Путиннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады. Татарстан лидеры 2018 елгы чемпионатта 89 млн сумлык сыра сатуларын, проблемалар булмавын билгеләп үткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз