ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады

20 июль 2018, 20:16 , Фото: архив/Михаил Захаров

Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады Татарстан Президенты 2018 елгы Дөнья чемпионаты вакытында 89 млн сумлык сыра сатылуын, проблемалар булмавын әйтте.

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә футбол стадионнарында сыра сатуны тыю мәсьәләсен кабат карарга кирәк, дип саный. Бу хакта ул Россия лидеры Владимир Путинга Калининградта утырыш барышында әйтте.

“Чемпионат барышында тикшергән бер мәсьәләне әйтәсем килә. Ул сыра сату турында. Без 89 миллион сумлык сыра саттык, бер проблема да булмады. Бу мәсьәләне кабат карауны сорар идем. Беренчедән, ир-атлар сыра ярата”, - диде Миңнеханов.

“Барысы да түгел, бәлки Татарстанда күбрәк яраталардыр?” – дип елмаеп сорады Россия җитәкчесе.

“Миңа, мөселман кешесенә, сыра турында әйтү оят. Әмма мин православие вәкилләрен кайгыртам”,- дип җавап бирде Татарстан Президенты.

“Сез шундый молодец!” - дип шаяртты Путин.

  • 2018 елгы Дөнья чемпионаты фан-зоналарында сыра сату рөхсәт ителгән иде. Чемпионаттан соң, Россия стадионнарында спиртлы эчемлекләрне сатуны янә тыярга җыеналар.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10