news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татпотребсоюз кибетләрендә шәхси продукция планга караганда ике тапкырга азрак

Быел шәхси продукция белән тәэмин ителә торган 30 авыл кибете ачылырга планлаштырыла.

Татпотребсоюз кибетләрендә шәхси продукция планга караганда ике тапкырга азрак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). 2019 елда шәхси продукция белән тәэмин ителә торган 30 авыл кибете ачылуы планга куелган. Татпотребсоюз кибетләрендә шәхси продукция планга караганда ике тапкырга азрак. Бүген бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында үткән кулланучылар җәмгыяте вәкилләренең гомуми хисап җыелышында Татпотребсоюз идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов хәбәр итте.

“Кибетләрнең уңышлы эшләренең күрсәткече булып район кулланучылар җәмгыяте продукциясен авыл кешесенә сату тора. Кооперация теләсә кайсы торак пунктта теләсә кайсы формада булырга тиеш. Сәүдә эшчәнлеген гомумән характерлаганда бу тармак начар эш участогы булып тора. Автоматизацияләү, керемне исәпкә алу һәм товар сату акрын кертелә, авыл кибетләре оптималь эш режимы белән тәэмин ителми”, - диде Мәхмүт Фәттахов.

Ул бүтән җитди кимчелекләр дә бар икәнен исәпкә алды. “Товар кытлыгы сизелә. Халык шәхси продукцияләренең ассортименты түбән булуга зарлана. Мондый вазгыять кайбер җитештерү цехларының бернәрсә дә эшләмәүләреннән, чара күрмәүләреннән барлыкка килә. Шуның бәрабәренә алар авыл кибетләрен шәхси продукция белән тәэмин итә алмый”, - диде ул.

Мәхмүт Фәттахов әйтүенчә, узган очрашуларда шәхси продукцияне гамәлгә ашыруның чагыштырма авырлыгын кулланучылар җәмгыятенең ваклап сатуында кимендә 30 процентка җиткерергә дигән бурыч куелган булган. Нәтиҗәдә бу күрсәткеч әлеге мизгелдә дә 17 проценттан артып китми икән. “Бүгенге көндә республиканың якынча 28 процент торак пункты автолавкалар белән тәэмин ителә. Бүген күпчелек эшмәкәрләр рентабельлелек булмау сәбәпле авылдагы кибетләрне яба.

Шул торак пунктларны тәэмин итү эшләре безгә кала. Автолавканың уртача айлык товар әйләнеше 116 мең сум тәшкил итә. Иң югары күрсәткеч Түбән Камада – 330 мең, шулай ук Зәй, Кайбыч, Буа, Алексеевск, Әлки, Кукмара районнарының кулланучылар кооперативларында да күрсәткечләр түбән түгел. Менделеевск, Баулы, Чирмешән район кулланучылар җәмгыятләренең күрсәткечләре, автолавкалар эксплуатациясенә киткән чыгымнар бертөрле була торып, 10 тапкырга азрак”, - дип уйга батырды Мәхмүт Фәттахов.

Бу белдерүгә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “Сез бит автолавкаларны 70/30 программасы белән алган идегез. Димәк, бу транспорт башка максатлардан кулланыла”, - дип шелтәләде.

Шәхси продукциянең ваклап сатуда чагыштырма күләме:

Югары күрсәткечләр:

Әлки районы – 40
Алексеевск районы – 34
Буа районы – 34
Бөгелмә районы – 25.

Түбән күрсәткечләр:

Азнакай районы – 9
Әлмәт районы – 10
Балык Бистәсе районы – 11
Актаныш районы – 11
Татпотребсоюз – 17.

news_right_1
news_right_2
news_bot