news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татпотребсоюз эшчеләре дә, пайчылары да өлкән яшьтә булуы тәнкыйть ителде

Кулланучылар кооперациясендә эшләгән кешеләрнең 32 проценты – 50 яшьтән олыраклар.

Татпотребсоюз эшчеләре дә, пайчылары да өлкән яшьтә булуы тәнкыйть ителде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында үткән кулланучылар җәмгыяте вәкилләренең гомуми хисап җыелышында татпотребсоюз эшчеләре дә, пайчылары да өлкән яшьтә булуы тәнкыйть ителде.

“Кулланучылар кооперациясендәге кадрларның 3 проценты – 21 яшьтән яшьрәкләр, 13 проценты – 21-30 яшьлекләр, 19 проценты – 31-40 яшьлекләр, 33 проценты – 41-50 яшьлекләр һәм 32 проценты – 50 яшьтән олыраклар. Шуларның 28 проценты – югары, 29 проценты – урта һәм 43 проценты – махсус белемле. Кооператив белем 1578, ә фәннәр кандидатының гыйльми дәрәҗәсе 3 эшчедә бар. Барлыгы кулланучылар кооперациясендә 2221 кеше хезмәт куя”, - диде Татпотребсоюз идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов.

Аның доклады вакытында фактлардан һәм төп моментлардан торган презентация күрсәтелеп барды. Пайчылар турында сөйләгәндә, экранда рәтләргә тезелеп утырган әбиләрнең фотолары күрсәтелде. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шул фотоны күргәч, түбәндәгечә шаяртты.

“Экрандагы фотодан карасаң, синең пайчылар бөтенесе дә әбиләр икән. Без синең белән, болай булгач, ерак китә алмыйбыз икән. Безнең бөтен киләчәк шушы әбиләрдә, яисә аларның куеннарына кереп утырган 3-5 яшьлек балаларда икән. Синең докладка әйбәт рәсем куйганнар монда. Арасына үзенне генә кертеп утыртасы калган”, - диде Марат Әхмәтов.

news_right_1
news_right_2
news_bot