news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа»да Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр

Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бинасы янында Нәүрүз - яз бәйрәмен билгеләп үттеләр. Ул Иран һәм төрки халыкларының Яңа ел бәйрәме булып санала. Медиахолдинг хезмәткәрләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, блогерлар һәм гади шәһәр кешеләре Декабристлар урамында милли җырлар тыңлады, уеннарда катнашты, пылау һәм чәй белән сыйланды. Акциянең «Китап» радиосы оештырды.

Солтан Исхаков

Бәйрәмне «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков ачты. Ул барысын да бәйрәм һәм яз килү белән котлады.

Солтан Исхаков

«Хезмәттәшләр һәм дуслар! «Татмедиа» хезмәткәрләре өчен ел саен Нәүрүз үткәрәбез. Яз - ул тормышның башы, бу һәрвакыт шатлык һәм зур өметләр. Алга таба Сабантуйны көтәбез», - диде агентлык җитәкчесе.

Аннары мәйданчыкка җырчы Зәринә Хәсәншина чыкты, ул татар телендә берничә композиция башкарды. Эстафетаны Аксубай районыннан чуваш чибәре, «Нәүрүз гүзәле-2023» матурлык бәйгесенең төп титулы иясе Юлия Еремеева алды.

«Татмедиа» хезмәткәрләрен һәм кунакларын бәйрәм пылавы белән сыйладылар: мәйданчыкка ике зур казан чыгардылар, аның һәрберсе якынча 100 порциягә исәпләнгән иде.

Солтан Исхаков

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга мөрәҗәгать итте һәм Нәүрүз ел саен республиканың меңләгән халкын берләштерә, дип билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100