news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Нәүрүз ел саен меңләгән татарстанлыны берләштерә

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләрне Нәүрүз бәйрәме белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, бу традиция күпмилләтле Татарстан Республикасында ел саен республиканың төрле почмакларыннан меңләгән кешене берләштерә.

«Безнең күпмилләтле Татарстанда Нәүрүз бәйрәмен матур итеп билгеләп үттеләр! Бу яхшы традиция ел саен республиканың меңләгән кешесен берләштерә. Нәүрүз – ул игелек, дуслык бәйрәме. Яз кебек һәрчак кабатлансын. Нәүрүз бәйрәме белән!» – дип язган Татарстан Республикасы җитәкчесе телеграмдагы үзенең каналында.

Ул фотолар да урнаштырган. Фотосурәтләрдә бу бәйрәмне Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренең ничек билгеләп үтүе күренә.

news_right_1
news_right_2
news_bot