Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татмедиа»ның биш басмасы «Медиалогия» рейтингында алдынгы урыннарга чыкты
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 2019 елның II кварталында Татарстанның иң күп искә алынган мәгълүмат чарасы булды.
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Вакыйгаларны оператив яктырту, яңалыкларны стандарт булмаган рәвештә тәкъдим итү һәм укучыларның ышанычы - болар «Медиалогия» компаниясе рейтингының алдынгылары рәтенә чыккан Татарстанның дәүләт массакүләм-мәгълүмат чаралары уңышының сәбәбе. Бу хакта «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин хәбәр итте.
«Татмедиа» холдингына керүче дәүләт басмалары, телеканаллар һәм радиокомпанияләр аудиторияне системалы рәвештә үстерә. «Татар-информ» агентлыгы чираттагы тапкыр республиканың иң дәрәҗәле массакүләм-мәгълүмат чараларының берсе булуын, аңа укучыларының ышануын исбатлый», – диде Кузьмин.
Аның сүзләренчә, берьюлы алты пунктка позициясен яхшырткан «События» порталының рейтингы үсеше укучыларда хуплау тапкан проблемалы мәкаләләр әзерләү белән аңлатыла.
«Челнинские известия» газетасы Татарстанда традицион рәвештә көчле. Бу уникаль очрак, Чаллыдагы ресурс Татарстан башкаласының күп кенә басмаларын узып китте. «Челнинские известия» журналистлары үткен вакыйгалар бирә, Татарстанда зурлыгы буенча икенче шәһәрдәге чараларны оператив һәм сыйфатлы итеп яктырта. Нәтиҗәдә, аларны Автошәһәрдән читтәгеләр дә укый», – диде Кузьмин.
«Медиалогия» рейтингына шулай ук «Татарстан 24» һәм «НТР – Түбән Кама» телеканаллары керде. Андрей Кузьмин сүзләренчә, бу «Татмедиа» электрон массакүләм-мәгълүмат чараларының коммерция телекомпанияләре белән уңышлы ярышуын һәм укучыларның ышанычын яулавын күрсәтә.
Бүген «Медиалогия» компаниясе 2019 елның II кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң күп искә алынучы массакүләм-мәгълүмат чаралары егермелеген игълан итте. Медиарейтингка республиканың массакүләм-мәгълүмат чаралары керде, махсуслашкан массакүләм-мәгълүмат чаралары исәпкә алынмады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз