news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» бинасында «Питрау җыены – җәй җәме» күргәзмәсен ачу тантанасы була

Күргәзмәдә республика күләмендәге “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивалендә 2017 һәм 2019 елларда төшерелгән 29 фото урын алган.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). 12 июль көнне 11.00 сәгатьтә «Татмедиа» бинасында (Декабристлар ур., 2нче йорт) «Туганайлар» газетасы редакциясенең «Татар-информ» мәгълүматы агентлыгы белән берлектә оештырылган «Питрау җыены — җәй җәме» күргәзмәсен ачу тантанасы була. Бу хакта «Туганайлар» культура-агарту керәшен гәҗите хәбәр итә.

Күргәзмәдә республика күләмендәге «Питрау» керәшен мәдәнияте фестивалендә 2017 һәм 2019 елларда төшерелгән 29 фото урын алган. Питрау мизгелләре сурәтләнгән ул фотоларның авторлары — Рамил Гали һәм Илнар Тухбатов. Югары профессиональлек үрнәге булган ул фотоларның һәркайсына текстлар — танылган керәшен һәм татар шагыйрьләренең шигырьләреннән, керәшен җыруларыннан алып язылган.

Питрау фестивале — керәшеннәрнең үзенчәлекле һәм кабатланмас мәдәниятен, фольклор мирасын Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә танытты. Республика җитәкчелеге Татарстанның күп милләтле, төрле конфессиядәге халыкларыннан берсе булган керәшеннәрнең үз традицияләрен, үз гадәтләрен сакларга омтылуын тиешенчә бәяли һәм бу бәйрәмне оештыруда һәрвакыт теләктәшлек күрсәтә.

Күргәзмәдә урын алган фотолар Питрау җыенының кабатланмас мизгелләре белән таныштыра, керәшен бәйрәме турында күзаллау мөмкинлеге бирә, диелә хәбәрдә.


Питрау җыены Мамадыш районының Җөри авылында беренче тапкыр 1999 елда үткәрелә.


2002 елдан «Питрау» керәшен мәдәнияте фестивале буларак оештырылып килә. 2008 елда Татарстан халыклар Ассамблеясе канаты астында үткәрелә торган этник бәйрәмнәр исемлегенә рәсми рәвештә теркәлде. 


Питрауның 20 еллык юбилее булган 2019 елда бу бәйрәмдә 60 меңләп кеше катнашты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100