Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татмедиа» басмаларына язылучылар арасында узган акция җиңүчеләренә бүләкләр тапшырылды
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте «Газета-журналларга язылган өчен кар көри торган җайланма, телевизор һәм башка бүләкләр» акциясендә җиңүчеләр бүген үз бүләкләрен алып китте.
Татарстанның төрле районнарыннан килгән абунәчеләрне «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде.
«Россиядә татар телле газета-журналларга ихтыяҗ бик зур. Бу акциядә катнашучылар саны да арта. Интернет, социаль челтәрләр үсүгә карамастан, олы яшьтәге апа-абыйлар газета-журналлар укый. Чит төбәкләрдә яшәүчеләрнең дә газета-журналларны укуы бик шатландыра. Бу милләтнең мәгърифәтле булуын күрсәтә», – диде ул.
Төп приз - кар көри торган җайланма Саба районы Язлы авылыннан килгән Тәлгать Якуповка бирелде. Ул «Саба таңнары», «Салават күпере», «Сөембикә», басмаларына язылган.
«Мин быел кулымны да сындырган идем әле, шуның өчен бу - бик кирәкле бүләк. Былтыр ипи пешерү өчен җайланма откан идем, кулланабыз, ипи пешерәбез», - дип сөйләде җиңүче.
Югары Осланнан Вилен Касыймов үтүк откан иде. Ул «Волжская новь», «Чаян» басмаларына язылган.
«Мин бу акциядә беренче тапкыр катнаштым. Төп призны җиңәрмен, дип өметләнгән идем, анысы икенче юлы булыр», - диде ул.
Арча районыннан Әлмирә Гатауллина ипи пешерү өчен җайланма отты. Акция үткәрелә башлаганнан бирле бүләк уйнатуда катнашуын әйтте. Ул «Арча хәбәрләре», «Сөембикә» басмаларына язылган.
«Элек 10-15 газета-журнал ала идек. Аларны бөтен гаилә белән чиратлап укый идек. Бу күренеш кечкенәдән күңелгә сеңеп калган. Газета-журнал гаилә әгъзасы булып тора. Ипи пешерү өчен җайланмам юк иде, мин бик шат», - дип сөйләде ул.
Кукмара районыннан Әнисә Шәмсетдинова «Хезмәт даны», «Шәһри Казан. Язмыш», «Салават күпере» басмаларына язылган өчен телевизор откан иде.
«Без ешрак район газетасына язылабыз. Быел башка басмаларга да язылган идек, менә уңыш елмайды», - дип сөйләде ул.
Акциядә барысы 16 җиңүче билгеләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз