news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» басмаларына язылучылар арасында узган акциянең җиңүчеләре билгеле

«Татмедиа» басмаларына язылучылар арасында узган акциянең җиңүчеләре билгеле
Рамил Гали

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте «Газета-журналларга язылган өчен кар көри торган җайланма, телевизор һәм башка бүләкләр» акциясендә җиңүчеләрне бүләкләде. Акциядә «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең ким дигәндә ике басмасына язылган абунәчеләр катнашты. 

Акциядә 2023 елның беренче яртыеллыгына «Татмедиа» тарафыннан нәшер ителә торган ике басмага язылган һәркем катнаша алды. Барысы 674 гариза теркәлгән. Төп приз – кар көри торган җайланма. Бүләк уйнатуда Татарстан районнары гына түгел, төбәкләрдән дә катнашучылар булган. Әстерхан, Төмән, Ростов, Оренбург, Самара өлкәләреннән, Мәскәү, Башкортстан республикасы, Красноярск краеннан 12 абунәче теркәлгән.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренчә, абунәчеләр арасында бүләк уйнату традициягә әйләнгән.

«Бүләкләрне 10 елдан артык уйнатабыз. Бу – матур традициягә әйләнгән вакыйга. Татар халкы Россиядәге иң укымышлы халыкларның берсе. «Татмедиа»да 200 меңнән артык тираж белән газета һәм журнал чыга. Шәхси мәгълүмат чаралары да бик күп. Тиражларның артуы сөендерә», – диде ул.

Төп бүләктән кала, абунәчеләр арасында өчәр үтүк, тонометр, икешәр термопот, ипи пешерү өчен җайланма, электр иттарткычы, бер электр гриле, тузан суырткыч, телевизор уйнатылды. 

Кар көри торган җайланманы Саба районыннан Тәлгать Якупов отты. Ул «Саба таңнары», «Салават күпере», «Сөембикә» басмаларына язылган. 

Шулай ук, «Сөембикә» журналының 110 еллыгына багышланган бүләк уйнатуда катнашучылар да бүләкләрен алды.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100