news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов: 25 тапкыр махсус операция зонасында булдым

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов «Татарстан-Яңа гасыр» телекомпаниясендә баручы «ВСЕ СВОИ» патриотик акциясендә катнашып, махсус хәрби операция зонасына баруы һәм Тәтеш районында хәрбиләргә ярдәм турында сөйләде. «Ватанга мәхәббәт – ул патриотлык, ул Ватанны саклау. Вазифама карамастан, мин махсус хәрби операция зонасына үзем дә барам. Республикада хәрби операциядә катнашучы булган бердәнбер башлыктыр мин. 25 тапкыр махсус операция зонасында булдым. Үзеңнең җирләреңне, халкыңны сакларга кирәк. Без кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәчәкбез», – диде район башлыгы.

Рәмис Сәфиуллов сүзләренчә, Тәтеш районында контракт белән хезмәт итү 51,5 процентны тәшкил итә. Бер ай эчендә ул санны 60 процентка күтәрергә уйлыйлар.

«Бездә хәрби пункт та, хакимият тә, штаб та эшли. Безнең система башкачарак. 150 кеше махсус хәрби операция башланганчы ук контракт белән хезмәт итә иде, 165 кеше мобилизацияләнде. Контракт буенча 60 процентны үтәячәкбез. Авыл җирлекләре башлыклары, шәһәр хакимияте, минем урынбасаралар тарафыннан зур эш башкарыла», – дип сөйләде Рәмис Сәфиуллов.

Ул контракт төзергә теләүчеләр белән шәхсән күрешүен дә әйтте.

«Мин һәрвакыт әңгәмләр үткәрәм. Яхшы әзерлекле, физик һәм психик яктан сәламәт, куелган бурычны аңлаучы егетләрне сайлап алабыз. Ул безнең көндәлек эш. Контракт төзергә теләүчеләр белән ял көнендә дә очрашам. Районда һәркем контракт хезмәте, махсус хәрби операциянең нәрсә икәнен белә. Мобилизация булганда күпләр шикләнә иде. Ә 3-4 айдан соң алар бөтенләй башка иде инде – күтәренке рухлы, дәртле, чын хәрбиләр. Хәзер минем шигем юк. Без җиңәчәкбез», – диде район башлыгы.

Рәмис Сафиуллов Тәтеш районының махсус хәрби операциядә катнашучыларга да, Лисичанск халкына да гуманитар ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте. Укиләчәктә тә хәрбиләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкләрен әйтте.

«Гомуми 360 миллион сумлык ярдәм булды. Унике автомобиль җибәрдек, тагын икене җибәрергә торабыз, чөнки сорыйлар. 660 тонна йөк илттек. Хәрбиләр белән элемтәдә торабыз. Райондашларны очраткач, якын кешеңне күргән кебек буласың. Районда мин һәркем белән күрешәм, ярдәм кирәк булган кешеләргә булышабыз. Район халкы теләктәшлек күрсәтә. Маскировкаларны хәтта әбиләр дә үрә, оекбашлар бәйлиләр. Андый әйберне окопларда җылылык белән кабул итәләр», – диде ул.

  • Бүген иртәнге сәгать 10да Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү өчен масштаблы патриотик акция старт алды. Марафон көн дәвамында 22.00 сәгатькә кадәр узачак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100