Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның «Яңа Гасыр» һәм Кырымның «Миллет» телеканаллары хезмәттәшлек турында килеште
Татарстанның «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов һәм Кырым Республикасының «Миллет» кырым татарлары телерадиокомпаниясе генераль директоры Лилия Веджатова хезмәттәшлек турында килешүне имзалады. Бу вакыйга Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатларының «Татмедиа» җитәкчелеге белән очрашуы вакытында булды
«Миллет» – безнең өчен тугандаш телеканал. Без эчтәлек, контент, бурычлар буенча да тугандаш. ТНВ - татар телендә, «Миллет» – кырым татар телендә эшли торган бердәнбер канал. Без бергә милли проектлар эшләрбез», – диде Илшат Әминов.
«Миллет» телерадиокомпаниясе генераль директоры Лилия Веджатова телеканалларның төп функцияләре охшаш булуын ассызыклады.
«Без берничә көн Казанда һәм Татарстанның тугандаш республика булуы сизелә. Монда булганда милләттәшләр турында репортажлар төшерергә тырышабыз. Безнең аудитория өчен бу контент кызыклы. Килешү булгач, без рәсми рәвештә хезмәттәшлек итәбез. Без контент, тапшырулар белән уртаклашырга әзер. Бездә балалар өчен проектлар да күп. Казандагы хезмәттәшләребез җибәргән материалларга да шат булырбыз. Хезмәттәшлек, һичшиксез, файдалы булачак. Без - тугандаш республика, телеканал», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Лилия Веджатова Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз