news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Сәлимгәрәев: Журнал, газета һәм китаплар - үзаңны саклау үзәге

Айдар Сәлимгәрәев: Журнал, газета һәм китаплар - үзаңны саклау үзәге
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары «Татмедиа» җитәкчелеге белән очрашты. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев журнал, газета һәм китапларның үзаңны саклау үзәге булуын әйтте.

Айдар Сәлимгәрәев республикадагы татар массакүләм мәгълүмат чараларының эшчәнлеге белән таныштырды. Басма матбугатка язылу һәм аны тарату белән авырлыклар булуын искәртте. «Сездә дә бу авырлыклар күзәтеләдер. Быел язылу 30 процентка артта калу белән бара, чөнки авыл, районнарда почта хезмәткәрләре кими. Бик авыр хәл. Милли массакүләм мәгълүмат чаралары күбесенчә кәгазьдә чыга, шуңа бу безгә тәэсир итә. Без үзебезнең яктан кулдан килгәнне эшләп киләбез. Газета, китап, журналлар – үзаңны саклау үзәге», – дип сөйләде ул.

Җитәкче социаль челтәрдә эшкә зур игътибар бирелүен ассызыклады. «Ютубта эшләр матур бара. Мәсәлән, «Татарстан – Яңа гасыр», «Татар-информ»ның татар редакциясе зур аудитория белән эшли. Сез дә социаль челтәрләргә игътибар итегез. Сайтларда да зур эш алып барабыз, «Интертат» электрон газетасы, «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан» газеталары сайтлары үсешкә бара», – дип мисаллар китерде ул.

Делегатлар грант ярдәме булдыру һәм техник җиһазларны яңарту сорауларын күтәрде. Җитәкчеләр сүзләренчә, бу сораулар эшкә алыначак һәм ярдәм күрсәтү ысуллары уйланылачак.

  • 24-26 октябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздыра. Форумда Россиянең 17 төбәгеннән 50гә якын татар журналистының катнаша.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100