news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев белән хушлашу иртәгә Камал театры каршында була

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев белән хушлашу иртәгә Камал театры каршында була
"Татар-информ" архивы

Күренекле җәмәгать эшлеклесе, язучы, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев белән хушлашу иртәгә 9.30 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында узачак.

«Разил абый белән хушлашу иртәгә Камал театры каршында була», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Разил Вәлиевның туганы, Түбән Каманың үзәкләштерелгән китапханәләр берләшмәсе җитәкчесе Гөлназ Арсланова.

Разил Исмәгыйль улы Вәлиев – язучы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2007), Татарстанның Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Гуманитар Фәннәр Академиясенең шәрәфле академигы. Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы (2017). Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы. Ингушетия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. 40тан артык китап, 4 пьеса, 200дән артык җырлар авторы.

1990 елдан Разил Вәлиев – Татарстанның халык депутаты, 2000 елдан ТР Дәүләт Советында Мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр буенча даими рәисе булып хезмәт куя, 2008 елдан Халыкара ПЕН-клубының Татар ПЕН-үзәге президенты булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100