news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев вафат

Разил Вәлиев вафат
Фото: © «Татар-информ» архивыннан

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов бүген күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең йөрәге тибүдән туктаганын әйтте.

Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышы 1 минут тынлыктан башланды.

Разил Вәлиевкә 76 яшь иде.

Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында ТАССРның Түбән Кама районы Ташлык авылында туган. 1973 елда Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый. 1972 елдан 1981 елга кадәр «Ялкын» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, җаваплы сәркатиб булып эшли.

1981-1984 елларда - Чаллы язучылар оешмасының җаваплы секретаре. 1984-1985 елларда - ТАССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары.

1986-2000 елларда - Татарстан Милли китапханәсе директоры. 1990 елдан Татарстан халык депутаты итеп сайланды.2019 елга кадәр Татарстан Дәүләт Советы депутаты булды. II чакырылыш Дәүләт Советында Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссияне җитәкләде, III һәм V чакырылыш Дәүләт Советында шул ук комитет белән җитәкчелек итте.

Россия һәм Татарстан Язучылар берлеге, Россия һәм Татарстан Әдәбият фондлары әгъзасы. 2000 елдан - Татарстан Милли китапханәсенең Попечительләр советы рәисе. Бөтендөнья Язучылар оешмасының Татар Пен-үзәге вице-президенты.

Татарстан Республикасының халык шагыйре. Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, А.Алиш исемендәге премия, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Татарстан «Фидакарь хезмәт өчен» (2016) медале, Россия һәм Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100