Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның ун шәһәре иҗтимагый киңлекләрне үстерү өчен федераль грантка дәгъва итә
Бәйгедә Татарстанның Әлмәт, Мамадыш, Бөгелмә, Азнакай, Буа, Нурлат, Әгерҗе, Менделеевск, Минзәлә һәм Тәтеш шәһәрләре катнаша.
Татарстанда ун шәһәр «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр» бөтенроссия конкурсының федераль грантына дәгъва кыла.
«Конкурска Әлмәт шәһәренең проекты «100 меңнән алып 200 мең кешегә кадәр булган шәһәр» дигән яңа категориягә тәкъдим ителәчәк. Шулай ук Мамадыш шәһәре проекты да яңадан гариза бирәчәк. Ул быел бәйгедә җиңмәгән бердәнбер шәһәр», - диде Хөкүмәт йортында шәһәр мохитен үстерү программалары кураторы Наилә Зиннәтуллина.
Моннан тыш, бәйгедә Татарстанның Бөгелмә, Азнакай, Буа, Нурлат, Әгерҗе, Менделеевск, Минзәлә һәм Тәтеш шәһәрләре катнаша.
«Бәйгегә гаризалар 1 ноябрьдән кабул ителә. Сыйфатлы продукт формалаштыру өчен ике ай гына аз. Шуңа күрә безнең бурыч - төбәк һәм муниципаль, бюджеттан тыш чыганаклардан барлык йөкләмәләрне үтәгән шәһәрләрне сайлап алу. Россиянең Төзелеш министрлыгы таләбенә таянып, быел бәйгегә гариза бирә алырлык шәһәрләрнең исемлеген билгелибез», - дип аңлатты куратор.
Наилә Зиннәтуллина әлеге бәйгедә Татарстаннан катнашучы шәһәрләрнең исемлеге 3 сентябрьдә билгеле булачагын әйтте.
- Искәртеп үтик, Татарстан быел бөтенроссия «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр» конкурсында алтынчы тапкыр катнашты. 2018 елдан 2022 елга кадәр республикада 38 иҗтимагый киңлек җиңү яулаган, шуларның 26сы инде гамәлгә ашкан. Федераль бюджеттан грантларның гомуми суммасы 2,5 млрд сумнан арткан. Быел Татарстанның алты шәһәренә 510 млн сумлык грант бүлеп бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз